Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июль , 23:02

Аюлар баш күтәрә

Дуван районында аю бозауларга һөҗүм иткән.

Аюлар баш күтәрә
Аюлар баш күтәрә

16 июль Дуван районында аю һөҗүм иткән бозау үләксәләре табылган. Хайваннарның имгәнгән гәүдәләрен Каракүл авылы янындагы электр көтүчесе белән җиһазландырылган болында тапканнар. Аларның берсенең умыртка сөяге йолкып алынган. Районның Хайваннар дөньясын саклау буенча баш белгече Рим Әюпов һөҗүм итүченең бер яшьлек аю баласы булуын фаразлый. Аның сүзләренчә,  аю   табышын  калдырган урынга кире кайтырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, берничә ай элек социаль челтәрләрдә Учалы районындагы бер егетне ике аю эзәрлекләвен, бар көченә кычкыргач кына аларның ташлап китүләрен хәбәр иткән идек.

 

Фото: “Дуванский вестник”

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: