Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июль , 22:30

Тәнкыйть өчен үтерү

Башкортстанның Югары суды көнкүреш техникасы төзәтүче останы хөкем итте. Оста эшен ошатмаган клиентларын үтергән.

Тәнкыйть өчен үтерү
Тәнкыйть өчен үтерү

Әлеге вакыйга Сибай шәһәрендә булган. Бер хатын көнкүреш техникасын төзәтүче  останы өенә чакырта. Аннан  аның эшен ошатмавын әйтә. Тегесе ачудан хатынны буып үтерә һәм күрше бүлмәдә тагын бер кеше барлыгын сизеп, эзне яшерү өчен аны да үтерә.  Хуҗабикәнең өйдәге хатын-кыз туганына барлыгы егерме тапкыр пычак белән кадый һәм балконнан чыгып кача.

Әлеге ир моңа кадәр дә хөкемгә тарттырылган булган. Суд аны гомерлеккә хөкем итте. Ул, шулай ук, мәрхүмнәрнең туганнарына берәр миллион сум акча да түләргә тиеш.

Шулай итеп, өйгә оста чакыру да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

 

Башкортстан прокуратурасы фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: