Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль , 22:40

“Башкорт мамык шәле”!

Роспатент “башкорт мамык шәле” брендын теркәгән.

“Башкорт мамык шәле”!
“Башкорт мамык шәле”!

Роспатент “Башкирская пуховая шаль”, ягъни “Башкорт мамык шәле” брендын теркәгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә Русия Федерациясе Советы әгъзасы Лилия Гомәрова хәбәр итте. Шулай итеп, моңа кадәр “Оренбург мамык шәле” генә брендка ия булса, аңа “Башкорт мамык шәле” дә өстәлде. Бу республиканың географик күрсәткеч статусы булган икенче бренд. Беренчесе – “Мансур граниты”. Ул узган ел теркәлгән иде. “Мансур граниты”   ачык төстәге гранит. Ул Италиянең ак граниты белән бер дәрәҗәдә санала. Шуңа өстәп, безнеке күпкә ныграк, ул су һәм температура үзгәрешләренә бирешми.

 

Фото Лилия Гомәрованың социаль челтәреннән алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: