Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июнь , 23:00

“Аҗаган”да яшьләр сынатмады

Студентлар югары әзерлек дәрәҗәсен генә түгел,  ныклы ихтыяр көчен дә күрсәттеләр.

“Аҗаган”да яшьләр сынатмады
“Аҗаган”да яшьләр сынатмады

Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” хәрби-патриотик парк базасында “Аҗаган 2.0” бөтенрусия проектының төбәк этабы узды. Русия ДОСААФының  төбәк бүлеге инструкторлары  ярышларны бәяләүдә  актив катнашты.

Республиканың һөнәри белем бирү оешмалары студентлары үзләренең командаларын  тәкъдим иттеләр. “Зарница 2.0” катнашучылары сыйфатында Уфа автотранспорт көллиятеннән генерал-майор М.Шәйморатов исемендәге беренче аерым яшь юнармеецлар полкының ДОСААФ ротасы кадетлары да чыгыш ясады. Чын хәрби рух атмосферасында студентлар берничә сынау аша үттеләр, шул исәптән каршылыклар полосасын, снайперлык, медицина ярдәмен, автоматны сүтеп җыю, автомат магазинына патроннар тутыру  һәм башка бик күп ярышларда катнаштылар.

Студентлар югары әзерлек дәрәҗәсен генә түгел,  ныклы ихтыяр көчен дә күрсәттеләр, бу Башкортстан Республикасы яшь буынының көчле патриотик рухын күрсәтә. Җиңүчеләр: 1 урын –  Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы көллияте, 2 урын – Башкорт аграр-технология көллияте дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе һәм 3 урын – И.Тасимов исемендәге  Акъяр тау көллияте.

 

Башкортстан ДОСАФы фотолары.

“Аҗаган”да яшьләр сынатмады
“Аҗаган”да яшьләр сынатмады
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: