Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 июнь , 13:19

Республиканы су баса

Башкортстанда көчле яңгыр аркасында йорт яны территорияләре су астында калган.

Республиканы су баса
Республиканы су баса

Республикада һава торышы начар булу сәбәпле, оператив чаралар күрү һәм хәлне контрольдә тоту өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы штабының тәүлек әйләнәсенә эшләве оештырылды. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстанның үзәк һәм көньяк-көнчыгыш өлешләрендә көчле яңгырлар узды. Зилаер районында 24 сәгать эчендә явым 40 мм-га, Бакалы районында җилнең максималь тизлеге 17 м/с. җиткән, бу берничә торак пунктта электр белән тәэмин итүнең өлешчә бозылуына китергән. Көчле җилдән Мәләвез районында электр белән тәэмин итү зыян күргән, анда 552 йорт, шулай ук Куергазы районында электр энергиясе өзелгән, 52 йорт электр энергиясез калган иде, берничә сәгатьтән соң проблема хәл ителгән.

Республиканың кайбер районнарында җыелган яңгыр суларының читкә акмый, зыян салу уңаеннан мөрәҗәгатьләр булган иде, нәтиҗәдә чаралар күрелде, бу су басуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмаска ярдәм итте. Мөрәҗәгатьләр Әбҗәлил районы Аскар, шулай ук Сибайда һәм Ишембайда теркәлгән. Озерное авылында озакка сузылган яңгыр нәтиҗәсендә автомобиль юлы аша су таша башлый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив төркеме һәм район хакимияте башлыгы хәлне ачыклап ашыгыч чаралар күргән. Яңгыр нәтиҗәсендә 94 йорт ихатасы  су астында калган. Аларда суны читкә агызу өчен траншея булдыру буенча эшләр алып барыла. Хәзерге вакытта  зыян күрүчеләр юк.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: