Бу вакыйга Ишембай районының Карагай авылында була. Кыска ялганыштан балалар яткан бүлмәгә төтен исе тарала. Әлеге бүлмәдә Ямалдан җәйге ялга кайткан игезәк кызлар Эльвина белән Эльвира да яткан була. Иртәнге биштә Эльвина төтен исенә уянып китә һәм игезәк туганына кычкыра. Үзе тиз генә өч баланы идәнгә яткыра. Аннан Эльвина кармаланып тәрәзәгә килә һәм форточканы ачып урамга чыга. Эльвира исә балаларны форточка аша аңа тапшыра һәм күрше бүлмәдәге әниләре Фаягөлне уята. Фаягөл тиз генә торып электрны өзә, чөнки озынайткычка берьюлы суыткыч, су җылыткыч һәм башка кайбер җиһазлар тоташтырылган була. Аннан Фаягөл тышка чыгып су шлангасы суза һәм янган урынны сүндерә. Янгын җәелеп китәргә өлгерми. Шулай да янгында хатынның куллары зыян күрә.
Шулай итеп, игезәк кызларның игътибарлыгы белән янгында дүрт кеше исән кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре әлеге кызларны бүләкләргә җыена.
Фото: Уфа.Кп.Ру