Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь , 21:49

Хатыннар кеше үтерә

Башкортстанда 62 яшьлек хатын-кызның үлемендә гаепләнгән 39 яшьлек хатынга хөкем карары игълан ителде.

Хатыннар кеше үтерә
Хатыннар кеше үтерә

Иглин районында сигезенче апрельдә үтерелгән пенсионерның канлы гәүдәсе табылган иде. Табылган  вакытта  хатын-кызның үлемендә шикләнелүчеләр булмаган. Тикшерү барышында мәрхүмәнең Уфада бер хатын-кыз белән танышуы ачыклана. Алар башкаладагы  Гастелло исемендәге стадионда автобус көткәндә танышып сөйләшеп китәләр  һәм пенсионер яңа танышын  кунакка чакыра. Өйдә хатын-кызлар спиртлы эчемлекләр куллана һәм күпмедер вакыттан соң кычкырышып китәләр. Кунак хуҗага берничә тапкыр пычак белән кадый. Шуннан соң ул мәрхүмәне талап өйдән чыгып кача.

Суд кеше җанын кыючыны сигез елга хөкем итте.

Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: