Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь , 23:39

Җинаятьчел төркем тотылган

Уфаның Киров район суды каршына 33 яшьтән 43 яшькә кадәрге дүрт ир-ат басачак. Җинаятьчел төркем акча талау белән шөгыльләнгән.

Җинаятьчел төркем тотылган
Җинаятьчел төркем тотылган

Алар кибеттә эшләүчеләрне урлашуда гаепләп, полициягә хәбәр итмәү шарты белән 60 мең сум акча таләп иткәннәр. Супермаркетның элекке хезмәткәрен богаулап, урлап алып киткәннәр һәм кибеттән азык-төлек урлаганын яшерү өчен акча таләп иткәннәр.

Шулай ук зыян күрүчеләрнең паспортларын, телефоннарын, сәгатьләрен һәм колакчыннарын тартып алганнар.

Икенче бер очракта үзләрен иминлек хезмәте вәкилләре дип таныштырып бер сатып алучы егетне урлашуда гаеплиләр. Аны тоткарлыйлар, тукмыйлар һәм телефон паролен таләп итәләр. Каршы очракта үтерү белән яныйлар. Егет телефон паролен бирергә мәҗбүр була.

Моннан тыш, бандитларның берсе кибетләрдән урлауда шикләнелгән сылтау белән тагын ике гражданнан акча талап, алардан паспортларын, телефоннарын һәм башка кыйммәтле әйберләрен тартып ала.

Зыян күрүчеләр, янауларга карамастан, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Тикшерү комитеты һәм ФСБ хезмәткәрләре банданың эшчәнлеген туктата, шулай ук аның әгъзаларын тоткарлый. Аларга карата “Талау”,  “Кеше урлау”, “Җәзалау”, “Сексуаль характердагы көч куллану”, “Гражданнарның хат алышу һәм телефон сөйләшүләренең серен бозу”, “Торакка законсыз керү”, “Документлар урлау” мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Башкортстан ФСБ оператив видеосыннан скриншот.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: