Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июнь , 23:13

Тудырган да, үтергән дә...

Башкортстанда яшь ярымлык улының эчен пычак белән актарган анага хөкем карары чыгардылар.

Тудырган да, үтергән дә...
Тудырган да, үтергән дә...

Сүз узган ел  Бәләбәй шәһәрендә булган вакыйга турында бара. Узган елның октябрь аенда Аида исемле хатын йортка керткән ире белән  аракы эчә. Ирнең балага мөнәсәбәте әйбәт була, ул аны уллыкка яздырырга җыена. Эчкән баштан алар арасында низаг чыга, ир өйдән чыгып китә. Шул вакытта бала да елый башлый. Котырып китеп хатын өч тапкыр баласының эченә пычак кадый һәм урамга чыгып йөгерә. Анда ул өйдәшенә: “Синең аркада баланы үтердем”, –дип әйтә һәм узып баручыларга “Ашыгыч ярдәм” чакырырга куша.

Баланы башта район хастаханәсенә, аннан вертолет белән Уфага алып килеп, балалар клиник хастаханәсенә салалар. Табибларның тырышлыгы белән сабый исән кала. Хастаханәдән чыккач аны үги атасы үзенә ала. Хатын исә 11 елга хөкем ителә.

 

Тикшерү комитеты фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: