Җәмгыять
25 Мая 2024, 14:25

Матбугатка языл һәм бүләк от!

25 май узган  призлар уйнатуда биш кеше чыбыксыз колакчыннар (наушниклар) отты. Бер кеше төп приз – пауэрбанклы булды.

Матбугатка языл һәм бүләк от!Матбугатка языл һәм бүләк от!
Матбугатка языл һәм бүләк от!

Уфада “Китап-Байрам” дип аталган икенче Халыкара китап ярминкәсе дәвам итә. Китап бәйрәмендә Русиянең 18 төбәгеннән, шулай ук 6 якын чит илдән 223 нәшрият үз китапларын тәкъдим итә. Чаралар 60 мәйданда бара.

“Китап-Байрам” күргәзмәсендә матбугатка язылу да оештырылган. Ярминкәдә көн барышында матбугатка язылучыларның квитанцияләре һәр кичен 18.00 сәгатьтә уйнатыла. Төп шарт – “Башкортстан Республикасы нәшрият йорты”ның гәзит һәм журналларына язылу.

25 май узган  призлар уйнатуда биш кеше чыбыксыз колакчыннар (наушниклар) отты. Бер кеше төп приз – пауэрбанклы булды. Пауэрбанк – кәрәзле телефоннарны электрга тоташтырмый зарядкалау җайланмасы.

“Китап-Байрам” күргәзмәсенең калган көннәрендә дә бу “Добрая подписка” дип аталган  матбугатка язылу чарасы оештырылачак.

Язылырга ашыгыгыз, дуслар!

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас