Уфада узачак “Китап-Байрам” ярминкәсендә матбугатка язылу чарасы оештырылачак. “Добрая подписка” дигән бу акциядә теләге булган һәркем яраткан республика, шәһәр һәм район басмаларына языла алачак. Үз гаиләләре өчен генә түгел, тыл хезмәтчәннәренә, туганнарына һәм якыннарына да яздырта алачак. Чараны “Республика Башкортостан” нәшрият йорты оештыра. Язылуны нәшрият йорты павильонында рәсмиләштерергә мөмкин булачак.
– Республикада безнең гәзитләрне һәм журналларны бик кадерлиләр, “Добрая подписка” акциясен уздыру фестивальдә мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Бу рухи байлык белән бүлешү, яхшы ниятләр һәм яхшы гамәлләр чагылышы, – диде Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Шоңҡар” яшьләр журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов.
Фото: karmaskaly-nov.ru