Җәмгыять
14 Мая 2024, 17:10

Бал кортлары кырыла

Кортлар күпләп кырылу 2020 еллардан башланды.

Бал кортлары кырылаБал кортлары кырыла
Бал кортлары кырыла

Башкортстанда соңгы берничә елда бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә. Умартачылар бу уңайдан борчылу белдерә, җирле парламент кортларны саклау турында кануннар кабул итә.

Туризмны үстерү үзәге рәисе урынбасары Артур Иделбаев быел да кортлар үлүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, аеруча төньяк районнарда кортлар күпләп үлгән. Моңа көннәр суык булу сәбәпле юкә чәчкәләренә зыян килүе һәм узган ел бу агачларга көяләр зыян салу сәбәпле, кортларга азык җитмәү сәбәпче.

Шулай ук Урта Азиядән китерелгән кортлар белән кушылган җирле кортларга салкын кышлар да авырлык тудыра икән.

 Кортлар күпләп кырылу 2020 еллардан башланды. Моңа кадәр төп сәбәп дип рапс басуларын химик эшкәртүне атыйлар иде. Әлеге проблема да һаман актуаль булып кала.

Җирле парламент бал кортларын саклауга кагылышлы тагын берничә канун әзерли.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас