Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2024, 22:54

“Яшьләр үзәге” ачылды, чиратта “Картлар үзәге”ме?

“Яшьләр үзәге” туган телдә аралашудан алып, махсус җиһазларда медиа-язмалар яздырып, төрле иҗади идеяләрне тормышка ашырып булачак.

“Яшьләр үзәге” ачылды, чиратта “Картлар үзәге”ме?
“Яшьләр үзәге” ачылды, чиратта “Картлар үзәге”ме?

7 май – Радио көне “Яшьләр үзәге” ачылды. Аны рәсми ачу “Башкортостан” телерадиокомпаниясендә узды. Чара Радио көне һәм

“Юлдаш Plus” радиосының юбилее уңаеннан оештырылды. Исегезгә төшерәбез, “Юлдаш Plus” 2014 елның 1 сентябрендә ачылган иде.

Шушы дәвердә радио эфирга чыгудан тыш милли эстрада үсешенә зур өлеш керткән яшьләр иҗатына да зур ярдәм күрсәтте. Үзәк ачылгач аның мөмкинчелеге тагы да арта. Хәзер анда осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр һәм башка интерактив чаралар оештырылачак.

“Яшьләр үзәге” туган телдә аралашудан алып, махсус җиһазларда медиа-язмалар яздырып, төрле иҗади идеяләрне тормышка ашырып булачак.

Чараны ачуда Башкортстан хакимияте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов та катнашты.

 

Фото: bashinform.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас