Җәмгыять
4 Мая 2024, 16:58

Милли бердәмлек ватанпәрвәрлектән башлана

“Ватанпәрвәрлек – милли бердәмлекнең нигезе”. 

Милли бердәмлек ватанпәрвәрлектән башланаМилли бердәмлек ватанпәрвәрлектән башлана
Милли бердәмлек ватанпәрвәрлектән башлана

Уфада 3 май VII Гражданлык форумы булып узды. Чаралар 12 мәйданчыкта барды.  Форумда федераль һәм региональ спикерлар чыгыш ясады. Моннан тыш, анда катнашучылар фотокүргәзмәдә, “Коммерцияле булмаган оешмаларның (НКО) иң яхшы практикалары” һәм “Гражданлык башлангычлары” интерактив күргәзмәсендә; төбәкнең Иҗтимагый палатасының 15 еллыгына багышланган фотокүргәзмәдә; “Z Геройлары” виртуаль музееның демонстрациясендә; “Геройлар һәм батырлыклар”, “ART-ярдәм”, “Герой хатыны. Герой анасы” сәнгать күргәзмәләрендә катнашты.
“Ватанпәрвәрлек – милли бердәмлекнең нигезе” баш астында узган чарада “Ватанны яклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина ватанпәрвәрлек тәрбияләү буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде.

Гражданнар форумында балалар патриотик клублары проблемалары да тикшерелде.

– Яшьләребез Интернетта шактый вакыт үткәрә, шул исәптән безнең илдә тыелган социаль челтәрләрдә дә. Әйе, без үзебез алардан чыгып киттек, әмма алар калды. Һәм алар ул социаль челтәрләрдән начар мәгълүмат белән тәэмин ителә һәм без моның белән ничек булса да көрәшергә тиеш, – диде Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров.

Форум эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашып, коммерцияле булмаган берләшмәләргә дәүләт ярдәме турында сөйләде.
 
Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас