Әлеге вакыйга узган ял – 20 апрельдә булган. Үзенең Toyota Land Cruiser машинасында эшкуар уллары белән Иглин авылы буйлап китеп барган. Бервакыт аларның юлын яшьләр компаниясе уза башлаган. Яшүсмерләрнең үз-үзен тотышы эшкуарның бик нык ачуын чыгарган һәм ул аларны үзенең уллары һәм җирле имам белән бергә кыйнарга керешкән. Һөҗүм нәтиҗәсендә 17 яшьлек бер егет төрле җәрәхәтләр алып хастаханәгә салынган.
Яшьләрне кыйнауда шикләнелүчеләр рәшәткә артында ике ай утырачаклар. Бу хакта Башкортстан Тикшерү комитеты һәм прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хәл Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның күз уңына эләккән. Ул тикшерүне үз шәхси контроленә алган һәм республиканың Тикшерү комитеты башлыгы Владимир Архангельскийга нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кушкан. Шулай итеп, эшкуарга акча түләп кенә хөкемнән качып калу тәтемәгән.
Тикшерү комитеты фотосы.