Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 апрель , 22:20

Уттан калмый...

Зур янгында 80 сарык, 50 тавык һәм  8 бозау һәлак булган.

Уттан калмый...
Уттан калмый...

Бүген кич, 19 апрельдә, Башкортстанның Бөре районы Вязовка авылында зур янгын булды. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.  Вязовка авылында  ангар рәвешендәге бина янган.  Шулай ук бер түбә астында тыгыз итеп төзелгән гараж, мунча һәм сарай да ут эчендә калган. Янгынның гомуми мәйданы 1200 квадрат метрдан артык тәшкил итә. Янгын сүндерүчеләр “кызыл әтәч”не җиңгәннәр.  Биредә 15 кеше һәм 5 берәмлек техника эшләгән. Фаҗигадә югалтулар да зур. Һәлакәт нәтиҗәсендә 80 сарык, 50 тавык һәм 8 бозау һәлак булган. 54 яшьлек хуҗа 20 сарыкны янган бинадан чыгара алган. Аларны коткарганда бер кулы  янган. Фаҗига урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре эшли,  шулай ук янгын лабораториясе эксперты җибәрелгән. Беренчел фараз буенча, янгын автомобиль аккумуляторы зарядкада караусыз калдыру сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин.

 

МЧС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: