Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 апрель , 16:51

Равил МОСТАФИН. Гыйбарәләр

Тәмугта яшәп карамаган оҗмахта яшәгәнен дә аңламый.

Равил МОСТАФИН. Гыйбарәләр
Равил МОСТАФИН. Гыйбарәләр

Көрәк тота белмәгәч, кешегә беркайчан да чокыр казыганы булмады.

Көч белән мактану көчленең эше түгел.

Кунаклар килер алдыннан, тәртипсезлек күбрәк күренә.     

Кешене хурлап кына, үзеңне зурлап булмый.

Мәгънә кешенең кем булып эшләвендә түгел, ә эшләрендә.       

Өйрәтергә теләүчеләр күбәйгән саен, өйрәнергә теләүчеләр азая.

Сөйгән кешеңнең ялганына да ышанасың.

Сугышларны туктату өчен дә сугышырга кирәк.

Табибларга күбрәк күренгән саен, чир дә арта.

Тәмугта яшәп карамаган оҗмахта яшәгәнен дә аңламый.

Телең кычытса, кулыңа эш тап.

Хәерчелеген тоймаган — иң бай кеше.

Ялкауга эшсезлек тә эш.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: