9 апрель Октябрьский шәһәренең перинаталь үзәгендә 41 яшьлек Олеся Т. кыз таба. Ул 16 сәгать 45 минутта дөньяга килә, туу белән сабыйны әнисенең эченә куеп торалар да, алып китәләр. Кемдер “Зур кара күзле сабый”, дип тә әйтеп куя. Дүрт сәгатьтән соң хатынга баласы үле тууы турында хәбәр итәләр. Олеся табиблар нидер яшерә дип исәпли. Аның сүзләренчә, бала аның эченә салгач ул селкенгән һәм елаган. Табилар бала табудан соң кеше депрессия кичерә, шуңа барсын да ачык күрмәскә ихтимал дип белдерә. Сабыйга экспертиза уздырганнар. Патологоанатомнар баланың үле тууын дәлилләгәннәр. Ләкин Олеся баланың тере тууы турында белешмә таләп итә.
Әйткәндәй, бу Олесяның өченче тапкыр бала табуы. Гаиләдәге балаларның калган икесе дә кызлар.
Фото: ufa.kp.ru