+7 °С
Болытлы
Республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фаҗига 2022 елда Октябрьский шәһәрендә булган. Ирле-хатынлы пар талашкан һәм ир-ат пычакка тотынган. Ул аның белән бергә яшәгән хатынның күкрәгенә берничә тапкыр кадаган, шуннан соң хатыны табиблар килгәнче үлгән. Суд ир-атны гаепле дип тапкан һәм аны 10 елга хөкем иткән. Прокуратура судка әхлакый зыян түләтү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Суд күзәтчелек ведомствосының дәлилләре белән килешкән һәм аларны канәгатьләндергән, хөкем ителгән кешедән бер миллион сум түләтү карары чыгарган.
Шулай итеп, 77 яшьлек пенсионер әби үтерелгән оныгы өчен бер миллион сум акча алачак.
Фото: Кп. Уфа.ру