Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 апрель , 17:47

Ташулар зыян сала

Бер гаилә машинада су камавында калган. Алар агачка менеп котылган.

Ташулар зыян сала
Ташулар зыян сала

Аеруча Өршәк, Стәрле, Кармасан, Чәрмәсән, Өзән елгалары ташый. Машина юлларындагы 17 урында су баскан, 13 күпер дә су астында калган. Дүрт йортка зыян салган.

Бишбүләк, Стәрлетамак, Миякә, Кырмыскалы районнарында аеруча ташу хәвефе көчле.

Машиналар да су белән ага. Хәйбуллада машинаны ташкын алып киткән. Машина йөртүче һәм пассажир чыгып өлгергән. Кушнаренко районының Матвеев авылында өч кеше машинада су камавында калган. Алар агачка менеп котылган.

Уфа янындагы “Тыныч утрау” һәм “Чишмә” бакчачылык ширкәтләрендә су камавында калган 14 кешене коткарганнар.

Уфада 13 һәм 14 яшьлек ике үсмер малай Агыйдел елгасы буенда югалганнар. Аларны сигез көн эзләү бара. Яр буендагы агачка эленгән биштәрләре табылган. Фаразлар буенча, аларны агачка элеп боз калынлыгын карарга киткән җирдән суга батулары ихтимал, елгада итекләре дә табылган.

 

МЧС фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: