Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель , 11:58

Яшьләр дәүләттән нинди ярдәмгә йөз тота ала?

Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров  бүген  Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаенда Хөкүмәтнең узган елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Башкортстан яшь галимнәргә, укытучыларга, медицина хезмәткәрләренә, эшкуарларга ярдәм күрсәтү буенча илдә иң алдынгылар исемлегендә. 

Яшьләр дәүләттән нинди ярдәмгә йөз тота ала?
Яшьләр дәүләттән нинди ярдәмгә йөз тота ала?

Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Премьер-министры  Андрей Геннадьевич Назаров бүген, ягъни 2024 елның 4 апрелендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаенда чыгыш ясады.

"Республика Конституциясенең 87 нче маддәсе нигезендә Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы ХӘБИРОВ йөкләмәсе буенча Хөкүмәтнең 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тапшырам. Билгеләп үтәм, бу минем бишенче докладым. Ул узган ел нәтиҗәләрен генә түгел, бишьеллык нәтиҗәләрен дә үз эченә алачак", -- диде ул сүз башында.

Аерым алганда, хисап чыгышында яшьләргә кагылышлы байтак мәсьәләләр күтәрелде.

Мисалга, яшь укытучыларны авыл җирлегенә җәлеп итү максатларында Башкортстанда ил өчен уникаль тәҗрибәләр гамәлгә ашырыла. 2019 елдан яшь укытучыларга ел саен грантлар бирелә. Узган ел  150 яшь авыл укытучысы 690 мең сумлык ярдәм алды. 2020 елдан республикада "Земский учитель" федераль программасы эшли. Аның ярдәмендә  исә 150 укытучы һәрберсе 1 млн. сум күләмендә ярдәм ала алды.

Узган ел кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәменә 1 млрд. сумнан артык акча җибәрелгән. Аерым категория эшмәкәрләргә ярдәм итүгә басым ясалган. 427 социаль һәм яшь эшмәкәргә 209 млн. сумлык грантлар бирелгән. Бу максаттан җәлеп ителгән федераль чаралар күләме буенча Башкортстан ике ел рәттән илдә беренче урында килә.

Узган ел "Земский доктор" һәм "Земский фельдшер" программалары буенча түләүләрне 296 медицина хезмәткәре алган, аларның гомум суммасы 365 млн. сумнан артык. Әлеге программалар кысаларында авыл җирлегенә җәлеп ителгән яшь белгечләр саны буенча республика илдә лидерлар өчлегенә керә.

Патриотик тәрбия эшләрен оештыруда җитди алга китеш бар. 2020 елдан башлап республика мәктәпләрендә 186 "Шәйморатов сыйныфы" ачылды, шуларның 97се -- узган ел. "Патриот" паркында 8 меңгә якын бала өчен уку җыеннары үткәрелде. "Авангард" яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү үзәкләре челтәрен киңәйтү эшен дәвам ителәз. Быел шундый ике үзәк Кыйгы һәм Баймак районнарында барлыкка киләчәк.

Былтыр республика яшь галимнәргә ярдәм чаралары буенча федераль рейтингта өченче урын алды. Республикада алар 2 меңгә якын кеше. Фәнгә, шул исәптән яшь галимнәргә ярдәмгә 855 млн. сумнан артык акча җибәрелде. Яшь аспирантлар һәм фән кандидатларының 60 проектын хупладылар. 133 яшь фәнни-педагогик хезмәткәр торак шартларын яхшырттылар. 498 кеше әйдәп баручы уку һәм фәнни учреждениеләрдә стажировка үтте.

Чыганак: https://pravitelstvorb.ru/news/23481/

 

 

Яшьләр дәүләттән нинди ярдәмгә йөз тота ала?
Яшьләр дәүләттән нинди ярдәмгә йөз тота ала?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: