Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 апрель , 12:29

Хәрби хезмәткә 150 мең егет китәчәк

Язгы чакырылу беренче тапкыр 18-30 яшьлек егетләр арасында үткәрелә.

Хәрби хезмәткә 150 мең егет китәчәк
Хәрби хезмәткә 150 мең егет китәчәк

Русия Президенты Владимир Путинның Указына ярашлы, 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакыру башланды. Армия хезмәтенә запаста тормаган 150 мең 18-30 яшьлек егет алыначак. Чагыштыру өчен: 2023 елның язында армиягә 147 мең кеше алынды; 2022 елның көзге чакыру вакытында 120 мең кеше солдат шинеле кигән иде. Хәрби хезмәткә алынучыларның саны артуы чакырылу срогының 30 яшькә кадәр озайтылуы белән бәйле. Элек ул чик 27 яшь тәшкил итә иде.

Быелгы язгы чакыру 1 апрельдән 15 июльгә кадәр үтәчәк. Бер үк вакытта хезмәт срогын тутырган солдат, матрос, сержант һәм старшиналар запаска күчерелеп, туган йортларына кайтачак. Русия Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет рәисе Андрей Картаполов ышандыруынча, алар махсус хәрби операциягә җәлеп ителмәскә тиеш һәм Русиянең яңа төбәкләре – Донецк, Луганск халык республикалары, Запорож һәм Херсон өлкәләренә җибәрелмәячәк.

Фото: kremlin.ru

Хәрби хезмәткә 150 мең егет китәчәк
Хәрби хезмәткә 150 мең егет китәчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: