Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март , 15:15

«Ел укытучысы»ның исеме билгеле!

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” исеменә Туймазы районының Райман мәктәбеннән килгән Римма АРСЛАНОВА лаек булды!

«Ел укытучысы»ның исеме билгеле!
«Ел укытучысы»ның исеме билгеле!

Әлеге минутларда Уфаның "Башкортостан" дәүләт концерт залында “Ел укытучысы” бәйгесен йомгаклау тантанасы бара. Жюри әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Башкарма директоры Альбина ХӘЛИУЛЛИНА  татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы”ның исемен игълан итте.  Бу мәртәбәле исемгә Туймазы районының Райман мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Римма АРСЛАНОВА лаек булды.

Кичә бәйгенең “Министр белән сөйләшү” дип аталган соңгы туры узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан анда Туймазы районының Райман мәктәбеннән килгән Римма АРСЛАНОВА һәм Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе укытучысы Зәлифә ХАФИЗОВА катнашты. Алар “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкортстанның ел укытучысы”, “Яшь укытучы” номинацияләренең финалчыларына белән бергә Башкортстан Мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана АНТИПИНАның сорауларына җавап бирделәр. Бу бәйгедә Римма АРСЛАНОВАГА җитүче булмады. Ул белем һәм  педагогик осталык ягыннан үзенә тиңнәр булмавын күрсәтте. Моңа кадәр баллар саны Римма Айрат кызы икенче урында барып, Зәлифә ХАФИЗОВАдан 7 баллга калышса, соңгы турда аны узып ук китте һәм җиңүгә иреште.

Рима Айрат кызы чыгышы белән Шаран районының Зирекле авылыннан. 2012 елда Казанда Татар дәүләт гуманитар-педагогик университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган һәм гомерен милли мәгарифкә багышлаган. Туймазы районының Райман авылында яшәп, тормыш иптәше Алмаз белән Айзат исемле улларын үстерәләр.

Рима Айрат кызын зур җиңүе белән котлап, аңа сәламәтлек, тынгысыз хезмәтендә яңа уңышлар телибез.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Автор фотолары

«Ел укытучысы»ның исеме билгеле!
«Ел укытучысы»ның исеме билгеле!
«Ел укытучысы»ның исеме билгеле!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: