Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март , 13:04

«Ел укытучысы» кем булыр?

Татар теле һәм әдәбияты буенча «Ел укытучысы» республика конкурсының җиңүчесе бүген ачыклана.

«Ел укытучысы» кем булыр?
«Ел укытучысы» кем булыр?

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының “Министр белән сөйләшү” дип аталган соңгы туры узды. Татар теле һәм әдәбияты буенча финалга барып җиткән 2 укытучы белән бергә бәйгедә “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкорт теле һәм әдәбияты”, “Башкортстанның ел укытучысы”, “Яшь укытучы” конкурсларының финалчылары – барлыгы 13 кеше катнашты. Аларның педагогик осталыгын инде предмет буенча жюри түгел, ә гомуми, “зур жюри” бәяләде. Татар теле һәм әдәбияты буенча предмет жюрие әгъзаларыннан “зур жюри”да ике кеше – М. Акмулла исемендәге БДПУ профессоры, филология фәннәре докторы Илшат НАСЫЙПОВ һәм Башкортстан Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы Руслан СӨЛӘЙМАНОВ эшләде.

Алда язуыбызча, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан соңгы турга Туймазы районының Райман мәктәбеннән килгән Римма АРСЛАНОВА һәм Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе укытучысы Зәлифә ХАФИЗОВА узган иде. Бүген алар “Ел укытучысы” конкурсының башка номинацияләрендә финалга үтүчеләр белән бергә Башкортстан Мәгариф министрының беренче урынбасары Светлана АНТИПИНАның сорауларына җавап бирде. Бу сорауларны шартлы рәвештә өч төркемгә бүләргә мөмкин иде:

  1. Укытучының җәмгыятьтәге статусы, имиджы турында;
  2. Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле, укытучы һәм ата-ана хезмәттәшлеге;
  3. Патриотик тәрбия.

Татар теле һәм укытучылары сынатмады, үзләрен өлгергән, тирән белемле педагоглар итеп күрсәттеләр.

Әлеге минутларда конкурсантларның баллары исәпләнелә. “Татар теле һәм әдәбияты”, “Рус теле һәм әдәбияты”, “Башкорт теле һәм әдәбияты”, “Яшь укытучы” номинацияләрендә җиңүчеләрнең исеме иртәгә, бәйгене ябу тантанасында игълан ителәчәк. Шунда ук республиканың “Ел укытучысы” исеме иясе дә билгеле булачак.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Руслан СӨЛӘЙМАНОВ фотолары.

«Ел укытучысы» кем булыр?
«Ел укытучысы» кем булыр?
«Ел укытучысы» кем булыр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: