Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 март , 22:58

Беренче сыйныф укучысын мыскыл иткән

Моңа кадәр ул шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган.

Беренче сыйныф укучысын мыскыл иткән
Беренче сыйныф укучысын мыскыл иткән

Туймазы районының Кандра авылында бер егет җиде яшьлек кызны көчләгән. Тикшерү фаразы буенча, җинаятьче баланы подвалга алып кереп көчләгән, ә аннары тыныч кына үз эше белән чыгып киткән. Хәзерге вакытта шикләнелгән кеше тоткарланган һәм гаебен таныган.

Ул Туймазы районында яшәүче 23 яшьлек кеше булып чыккан, ул  бу вакытта исерек булган. Моңа кадәр ул шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән. 2019 елда  Уфада балигъ булмаган кызны мыскыл иткән өчен 8 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әмма ярты срокны үтәгәннән соң, 2023 елның көзендә егет УДО буенча иреккә чыккан.

Җинаятьче беренче сыйныф укучысын урамнан ничек ияртеп алып киткән соң? Ул кыз янына килгән, үзен Марат дип таныштырган, аның әти-әнисен белүен әйткән. Аннары ул аңа үз йортының подвалында тартмада мәчеләр булуын әйтеп, шуларны карарга  тәкъдим иткән, тегесе ризалашкан...

Кыз өенә кайткач әлеге хәл турында хәбәр иткән.

 

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: