Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март , 19:39

Дүртенче турга ике конкурсант үтте

Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының өченче турында авыл мәктәбе укытучылары шәһәрнекеләрне “егып салды”.

Дүртенче турга ике конкурсант үтте
Дүртенче турга ике конкурсант үтте

Бүген М. Акмулла исемендәге педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының өченче туры узды. Анда бәйгегә кергән 8 конкурсанттан бишесе исән-имин барып җитте. Әйткәндәй, әлеге 8 бәйгеченең тик икесе генә авыл мәктәпләреннән иде. I-II турның барлык сынауларын үтеп, өченче турга алар һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән өч укытучы чыкты. Кемнәр соң алар? Җавап бирәбез.

  1. Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе);
  2. Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4 нче мәктәп);
  3. Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101 нче мәктәп);
  4. Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11 нче мәктәп);
  5. Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе).

“Укытучы-остаз” дип аталган өченче турда алар Мәгариф министрлыгы вәкилләре, галим-педагоглар, студентлар, журналистлар, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Сораулар хәтта СВО барган төбәкләрдә хезмәт итүче якташ-яугирләр тарафыннан да яңгырады. Бу ярышта инде татар теле һәм әдәбияты буенча өченче турга үткән 5 конкурсант “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башкортстанның ел укытучысы”, “Яшь укытучы” конкурсларында иң күп баллар җыйган бишешәр көндәше белән (барлыгы – 15) бәйгегә чыкты. Аңлашылып тора, биредә инде сынау рус телендә барды. Шуны да әйтик, татар укытучылары сынатмады. Туймазы районының Райман мәктәбеннән килгән Римма АРСЛАНОВАның белеме, җаваплары, үз-үзен тотышы жюри әгъзаларын аеруча таң калдырды. Ул һәм Бишбүләк районының Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе мәктәбеннән килгән Зәлифә ХАФИЗОВА туплаган баллар саны буенча бәйгенең дүртенче турына үттеләр. Шулай итеп, татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының өченче турында авыл мәктәпләреннән килгән 2 укытучы педагогик осталыклары ягыннан 6 шәһәр мәктәбе вәкилен “егып салды”.

Бәйгегә чыккан укытучыларның бишесе – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын, берсе – Башкорт дәүләт университетын, берсе – БДУның Стәрлетамак филиалын, берсе Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Шулай итеп, конкурс күпмедер дәрәҗәдә әлеге укытучыларны әзерләгән вузлар арасындагы бәйге төсен дә алды. Дүртенче турга узган Римма АРСЛАНОВА – Казан (Идел буе) федераль университетын, Зәлифә ХАФИЗОВА Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган булып чыкты. Иртәгә, “Министр белән сөйләшү” дигән бәйгедә алар Татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” буларак танылу өчен көч сынашачак. Конкурсантларга уңышлар телибез!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Руслан СӨЛӘЙМАНОВ фотосы.

Дүртенче турга ике конкурсант үтте
Дүртенче турга ике конкурсант үтте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: