Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март , 19:20

Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле

Бүген М. Акмулла исемендәге педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының икенче туры узды.

Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле

“Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга 8 конкурсантның 6 сы узган иде. Менә аларның исемлеге:

  1. Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе);
  2. Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4 нче мәктәп);
  3. Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101 нче мәктәп);
  4. Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11 нче мәктәп);
  5. Альбина ФАЗЛЫЕВА (Дүртөйле шәһәре, 3 нче гимназия);
  6. Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе).

Бүген алар Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда жюри һәм студентлар алдында мастер-класс күрсәтте: яңа укыту алымнарын һәм технологияләрен куллану тәҗрибәләре белән бүлеште. Биредә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 5 укытучы “Укытучы-остаз” дип аталган өченче турга үтте. Кемнәр соң алар? Җавап бирәбез.

  1. Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе);
  2. Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4 нче мәктәп);
  3. Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101 нче мәктәп);
  4. Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11 нче мәктәп);
  5. Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе).

Алар һәммәсе дә конкурсның лауреатлары булып танылды. Шуның белән татар теле һәм әдәбияты буенча жюри үз эшен тәмамлап, үз урыннарын гомуми конкурс жюриена бирде.

“Укытучы-остаз” дип аталган өченче тур иртәгә узачак. Биш бәйгечене биредә “Укытучыга сорау” дип аталган пресс-конференция сынавы көтә.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 27 мартта узарга тиеш. Анда инде өченче турда иң күп баллар җыйган 2 конкурсант “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Башлангыч сыйныфлар укытучысы”, “Яшь укытучы” конкурсларында иң күп баллар җыйган көндәшләре белән бәйгегә чыгачак. “Ел укытучысы”ның исеме тантаналы рәвештә 28 мартта игълан ителәчәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Автор фотолары.

 

Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Өченче турга үтүчеләрнең исемнәре билгеле
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: