Росстат хисабы буенча, быел гыйнвар аенда Башкортстанда ЗАГСта 990 пар никах теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,72 процентка күбрәк. Шул ук вакытта Русия буенча никахлар саны – 12,5 процентка, Идел буе федераль округында 3,4 процентка кимегән.
Шушы ук чорда Башкортстанда аерылышулар саны да 12,5 процентка, ягъни 1 447 гә арткан. Тулаем алганда, Идел буе федераль округында аерылышулар – 3,8 процентка, ә Русия буенча 6 процентка күбәйгән.
2024 елның гыйнварында төбәктә 2 813 бала дөньяга килгән. Узган елның беренче ае белән чагыштырганда, туучылар саны 4,5 процентка – 134 балага кимрәк. Русия буенча вәзгыять яхшырак: туучылар 0,8процентка кимегән.
Фото: Freepik.