Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 март , 14:29

Үлүчеләр саны 133кә җитте

22 март Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендәге  “Крокус сити-холл” концертлар залында теракт булды.

Үлүчеләр саны 133кә җитте
Үлүчеләр саны 133кә җитте

Дүрт кораллы кеше халыкка яндыргыч ягулыклар ыргытып, автоматтан ут ачкан. Соңгы мәгълүматлар буенча 133 кеше үлгән, йөздән артыгы хастаханәләргә салынган. 16 кеше авыр хәлдә. Үлүчеләр һәм яраланучылар арасында балалар да бар.

Федераль иминлек хезмәте башы Александр Бортников теракт эше буенча 11 кешенең кулга алынуын белдергән. Аларның берсе теракт өчен 500 мең сум акча ышандыруларын әйткән. Терактта катнашучылар таҗик милләтеннән. Әлеге вакытта аларның базаларын ачыклау бара. Баллистик, генетик һәм  дактилоскоп экспертизалар үткәрелә.

Барлык Русия халкы зур  кайгы кичерә. Мәскәүдә кан бирү өчен чиратлар хасил булган.

 

Фото: “Российская газета”, “ТвЦентр”, “Ya62ru”

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: