Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 март , 20:09

Әбиләрнең “Газраиле” хөкем ителде

31 пенсионер карчыкны буып үтергән маньяк гомерлеккә хөкем ителде.

Әбиләрнең “Газраиле” хөкем ителде
Әбиләрнең “Газраиле” хөкем ителде

Сүз Радик Таһиров турында бара. “Идел буе маньягы” кушаматы алган җинаятьче барлыгы 31 карчыкны буып үтергән, тагы ике кешегә һөҗүм итеп тә үтерә алмый калган. Ул ялгыз карчыкларны тәрәзәләреннән белгән. Юылмаган, пычрак тәрәзә пәрдәле кешеләрне ярдәмчесе булмаган кешеләр дип сайлаган.

Радик Таһиров  Татарстаннан, ул үз республикасыннан тыш Ульяновский, Түбән Новгород, Ижау, Удмуртия, Сверловскийда “гастроль”дә йөргән. Уфада да өч кешене үтергән.

Җинаятьче  үзен коммунальщик дип атаган. Вентиляция тикшерү сылтавы белән әбиләрнең ышанычына кергән. Эз калдырмас өчен кулларына оек киеп эшләгән. Әбиләр артлары белән борылган чакта арттан һөҗүм иткән. Аны эзләү сигез ел буе барган, ярдәм итүчегә өч миллион сум акча да ышандырган булганнар. Бер вакыт аны видеокүзәтү төшереп алган, шуның буенча фотороботы эшләнгән. Җинаятьче ДНК буенча табылган. Аңа кырык яшь.

Радик Таһиров гомер буе колониядә тотылачак, ә аңа кадәр 10 ел төрмәдә ятачак. Шулай ук бер миллион 800 мең сум акча түләтү дә каралган.

 

Фото: Уфа. Кп.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: