Узган елның февралендә Кыргыз-Миякәдә бар республиканы шаулаткан канлы вакыйга булган иде. 22 яшьлек Тимур С. 16 яшьлек кызы белән аерылгач кызны һәм аның егетен үтергән иде. Егет тәртипле гаиләдән – әтисе нефтьче, әнисе районның мәгариф бүлегендә эшләгән. Егет үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. Ләкин сөйгәне белән аерылышуны тыныч кына кабул итә алмаган. Чүкеч һәм пычак белән коралланып икесенең дә гомерен өзгәннән соң машинасында Уфага барырга чыга һәм каршы яктан килүче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә ул машинадагы 61 яшьлек ир үлә.
21 март әлеге эш буенча суд карарын чыгарды. Тимур 20 елга хөкем ителде, шуңа өстәп мәрхүмнәрнең гаиләләренә рухи зыян күләмен дә капларга тиеш.
Фото: Уфа. Кп.ру