Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 март , 18:38

Тел дәресе дә, чак кына математика да...

“Ел укытучысы” конкурсы кысаларында бүген Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә дәрес биргән 8 конкурсантның дүртесе балаларга “Сан” темасын аңлаттылар.

Тел дәресе дә, чак кына математика да...
Тел дәресе дә, чак кына математика да...

Исегезгә төшерәбез: һөнәри бәйгедә 8 укытучы катнаша. Болар: Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе), Самат ДӘҮЛӘТШИН (Стәрлетамак шәһәре, 24 нче мәктәп), Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101 нче мәктәп), Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4 нче мәктәп), Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11 нче мәктәп), Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе), Эльмира САМАТОВА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе), Альбина ФАЗЛЫЕВА (Дүртөйле шәһәре, 3 нче гимназия).

6 мартта бәйгенең “Укытучы-профи” дип аталган беренче туры башланган иде. Конкурсантлар Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә “Укучылар белән сөйләшү” сынавы аша үттеләр. Ул “Разговоры о важном” чарасы өлгесендә төзелгән иде. Укытучылар замананың иң актуаль мәсьәләләрен балалар белән уртага салып сөйләште.

Бүген исә конкурсантлар гимназия укучылары белән дәресләр үткәрде. Римма АРСЛАНОВА, Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА, Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА, Зөлфия САФИНАның дәрес темалары сан сүз төркеменә һәм аның төркемчәләренә багышланды. Эльмира САМАТОВА дәрес темасы итеп сорау алмашлыкларын, ә Зәлифә ХАФИЗОВА сыйфат сүз төркемен сайлаган иде. Арадагы бердәнбер егет Самат ДӘҮЛӘТШИН дәресен Муса Җәлилнең “Имәннәр” шигырен өйрәнүгә багышлады, ә  Альбина ФАЗЛЫЕВА Фәнис Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен аңлатты. Конкурсантлар, нигездә, үзләренең тирән әзерлек белән килүләрен күрсәтте.

23 мартта аларны беренче турдагы соңгы сынау – татар теле һәм әдәбияты, педагогика буенча тест сынавы көтә. Ул Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУда узачак.

Беренче турның өч сынавында да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 5 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. 25 мартта алар жюри алдында мастер-класс күрсәтергә тиеш.

“Укытучы-остаз” дип аталган өченче турга 2 конкурсант узачак. Аларны биредә “Укытучыга сорау” дип аталган пресс-конференция сынавы көтә. Ул 26 мартта узачак.

“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 27 мартта узарга тиеш. “Ел укытучысы”ның исеме тантаналы рәвештә 28 мартта игълан ителәчәк.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

жюри әгъзасы.

Тел дәресе дә, чак кына математика да...
Тел дәресе дә, чак кына математика да...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: