Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март , 21:18

Башкортстан шахтерларын җир баскан

Җимерелү 120 метр тирәнлектә булган. Зыян күрүчеләр арасында биш якташыбыз да бар.

Башкортстан шахтерларын җир баскан
Башкортстан шахтерларын җир баскан

Амур өлкәсендәге “Пионер” руднигында җимерелү булып, берничә кеше шахтада торып калган. Җимерелү 120 метр тирәнлектә булган. Зыян күрүчеләр арасында Башкортстан егетләре дә бар.  Тозакка биш якташыбыз эләккән. Алар: Вәлиханов Э.Р., Симонов О. М., Николаев В. О., Шәрипов Р. Р. һәм Марков Ю. А. Аларның дүртесе – Сибайдан, берсе Учалыдан. Барысы да машина йөртүче булып эшли. Аларга 31-48 яшь.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шахтада барлыгы 13 кеше җимерекләр астында калган. Эзләү-коткару операциясендә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Нерюнгри һәм Хабаровскидан тау коткаручылары катнаша.  Барлыгы 114 хезмәткәр һәм 45 берәмлек техника эшли.

Психологик ярдәм күрсәтү өчен белгечләр төркеме оештырылган.

 

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: