+19 °С
Облачно
Уфа аэропорты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 20 марттан Southwind Airlines авиакомпаниясе Урта диңгез яр буена рейслар санын арттырачак.
Анталия - Уфа - Анталия маршруты буенча очышларның яңа чартер программасына ярашлы, рейслар чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оештырылачак.
Airbus A321 самолетларына 220 пассажир сыя ала. Уфадан очу вакыты җирле вакыт белән 02.15 сәгатькә планлаштырылган. Юл 4 сәгать 35 минут тәшкил итәчәк.
Шулай итеп, җәйге чорда Уфа аэропортыннан Анталиягә биш авиакомпания атнага 34 рейс ясый алачак.
Чыганак: Башинформ.