Җәмгыять
17 Марта 2024, 15:23

Тавыш бирү тәмам

Башкортстанда сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашкан. «Рәхмәт» акциясенең суперпризлары 22 мартта билгеле булачак.

Тавыш бирү тәмамТавыш бирү тәмам
Тавыш бирү тәмам

Русия Федерациясе Президентын сайлауларында тавыш бирү тәмамланды, Башкортстандагы барлык сайлау участоклары 20.00 сәгатьтә ябылды. Комиссияләр тавышларны санауга кереште. Республикада сайлаучыларның 80% тан артыгы бу мөһим чарада катнашкан.

Тавыш бирү вакытында БР Үзәк сайлау комиссиясенә ике йөзгә якын мөрәҗәгать килгән. Алар, нигездә, тавыш бирү тәртибен аңлатуга, шәхси белешмәләрне төгәлләштерүгә, күзәтүче яки сайлау комиссиясе әгъзасы булуга кагылышлы булган. Сайлау тәртибе турындагы законнарның бозылмавы ачыкланган. 

Сайлауга килүчеләр QR-билетларга ия була алды. Аларның ияләре суперпризлар уйнатуда катнаша алачак. Акция 22 мартта узачак. Ул көнне Уфадагы фатир, ике „Нива“ автомобиленең, шулай ук төрле турларның бәхетле хуҗалары билгеле булачак. Бүгенге көнгә исә «Рәхмәт» акциясендә 350 кеше җиңүче булган.

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Тавыш бирү тәмам
Тавыш бирү тәмам
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас