Җәмгыять
17 Марта 2024, 03:12

Сайлауның өченче көне башланды

Русия Федерациясе Президентын сайлау өч көн (15, 16, 17 март) дәвам итә. 

Сайлауның өченче көне башландыСайлауның өченче көне башланды
Сайлауның өченче көне башланды

Бүген, ягъни 17 мартта, Русия Президентын сайлауларның өченче көне башланып китте.

Иртәнге 8:00 сәгатьтә Башкортстан республикасында 3308 сайлау участогы эш башлады. Алар 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, 16 мартка 20.00 сәгатькә сайлаучыларның 64,82 проценты үз тавышын биреп өлгергән. Бу барлыгы 1 904 036 кеше дигән сүз.  Агыйдел шәһәре округында һәм 22 муниципаль районда исә  сайлауларда катнашу күрсәткече 70 проценттан артып киткән.

Сайлауларда теркәлү урыны (пропискасы) булмаган сайлаучылар ничек тавыш бирә ала?

Бу очрак өчен 119нчы санлы махсус сайлау участогы оештырылган, ул Уфаның Киров районында (Октябрь революциясе урамы, 75) урнашкан.

Моннан тыш, Уфада, Стәрлетамакта һәм Бәләбәйдә начар күрүче сайлаучылар өчен биш махсус сайлау участогы эшли.

Үз сайлау участогыңны ничек табып була?

Бу җәһәттән Русия Үзәк сайлау комиссиясе порталында “Сайлау һәм референдум комиссияләре турында мәгълүмат бирү” сервисы (http://www.cikrf.ru/digital-services/naydi-svoy-izbiratelnyy-uchastok/) ярдәм итәчәк.

Фото: bashinform.ru

#ВыбираемПрезидента

#Башкортостан

#БашВыбор2024

Сайлауның өченче көне башланды
Сайлауның өченче көне башланды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас