Тавыш бирүнең икенче көнендә сайлауда катнашучылар 64,82% тәшкил итте. Сайлау хокугына ия булучылардан 1 904 036 кеше тавыш биргән. Агыйдел шәһәрендә һәм 22 муниципаль районда сайлауга килүчеләр саны 70% артык булган (Аскын, Балтач, Благовар, Илеш, Миякә, Стәрлебаш, Тәтешле, Федоровка). Уфа шәһәре районнары арасында иң күп тавыш Дим районында бирелгән, шәһәр округлары арасында Агыйдел һәм Күмертау шәһәрләрендә сайлауга килү проценты югары.
Бүген 8.00 сәгатьтә 3308 сайлау участогы ишекләрен ачты, шул исәптән сайлаучылар вакытлыча булу урыннары эшләде (хастаханәләр, СИЗО, шифаханәләр, тимер юлы вокзалы һ.б.).
Сайлаучылар саны аз булган кайбер сайлау участоклары 100% тавыш җыеп эшләрен туктатты.
Иртәгә сайлау комиссияләре иртәнге 08.00дән алып 20.00гә кадәр эшләячәк.
Фото: Мунир ВАФИН.