Русия Президентын сайлаулар дәвам итә. Бүген сайлауларның икенче көне. Бүген дә беренче көндәгечә, тавыш бирү бик актив бара. Беренче көн нәтиҗәләренә килгәндә сайлауга килү 36,66% тәшкил итте. Нәтиҗәләрне төбәк Үзәк сайлау комиссиясе ясады.
15 мартта 20 сәгатькә 1 076 954 кеше тавыш биргән иде. 50% чиген 8 район – Аскын, Балтач, Благовар, Илеш, Миякә, Тәтешле, Стәрлебаш һәм Федоровка районнары узды. Уфаның дүрт районы – Киров, Октябрь, Дим, Калинин – 40 проценттан артык җыеп, лидер булды.
Башкортстан шәһәрләре арасында иң югары килү күрсәткечне Агыйдел яулады, анда тавыш бирү – 43,37%.
Русия Президентын сайлауда тавыш бирүнең беренче көнендә бер студентның сайлау урнасына зыян китерергә омтылышын искә алмаганда, хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр булмаган.
Фотода: Чакмагыш районында яшәүче мәгариф ветераны Рәсимә Ильясова килене һәм оныгы белән.
Автор фотосы.
#ВыборыПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024