Әмма билгеле вакытка кадәр үк аның янында беренче сайлаучылар җыелган иде инде. 308 сайлау комиссиясе рәисе Флера Ташбулатова әйтүенчә, әлеге участокка 2336 кеше беркетелгән. Аларны хезмәтләндерү өчен комиссия составына 16 кеше кертелгән. Сайлаулар башлануга күзәтүчеләр, тәртип саклаучылар һәм волонтерлар килеп җиткән. Алар әлеге көнгә махсус оештырылган конкурсларда катнашучыларга ярдәм итә.
– Безнең гаиләдә күптән яши бу күркәм гадәт – без сайлауга беренчеләрдән булып килергә яратабыз, – ди Фатхуллиннар гаиләсе. – Ил башлыгын сайлау бурычыбызны да тәүгеләрдән булып үтибез, әлбәттә. Русия өчен сынаулы бу көннәрдә ватандашларыбызның бердәмлеге ныгыды, шуңа чиксез горурбыз. Барысы да яхшы булачак! Барлык гаиләләрне дә сайлауларга килеп, конкурсларда катнашырга чакырабыз!
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларына килүчеләр «Бөтен гаилә белән» һәм «Алга, бөтен гаилә белән» бөтенрусия һәм төбәк гаилә конкурслары кысаларында 100 000нән артык приз уйнатуда катнаша алачак.
Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен всейсемьей.рф сайтында теркәлергә һәм https://vk.com/algapatriot төркемендә яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк.
Резида ВӘЛИТОВА фотосы.