Җәмгыять
15 Марта 2024, 10:30

“Сайлауларда катнашу – хыялым иде”

Уфа Фән һәм технологияләр университеты студенты Регина ШӘРИПОВА балачак хыялын тормышка ашырды.

“Сайлауларда катнашу – хыялым иде”“Сайлауларда катнашу – хыялым иде”
“Сайлауларда катнашу – хыялым иде”

Әлеге көндә Регинага 18 яшь. Ул Уфа Фән һәм технологияләр университетының Химия һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклану институтының I курсында укый. Булачак һөнәре – химик-технолог.

– Бу минем беренче сайлауларым, – ди кыз. – Бүген минем балачак хыялым тормышка ашты. Кечкенәдән әти-әниемнең һәм туганнарымның сайлауларга баруын күреп, үземнең дә аларга иярәсем килә иде. Шулай итеп, бу хыялым туды һәм бүген тормышка ашты. Мин киләчәктә дә сайлауларга мотлак йөриячәкмен. Бу безнең тормышыбызның мөһим өлеше, ил киләчәге безнең кулларда.

Регина сөйләвенчә, сайлау участогында аны бик җылы каршылаганнар, хәтта тәмле итеп ашатканнар да. Сайлау процедурасы комфортлы шартларда узган.

Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президентын сайлау өч көн буена – 15, 16, 17 март көннәрендә дәвам итә. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8 сәгатькә кадәр эшли.

Фото: https://gorobzor.ru/

“Сайлауларда катнашу – хыялым иде”
“Сайлауларда катнашу – хыялым иде”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас