Җәмгыять
15 Марта 2024, 04:40

Сайлаулар башланды!

Бүген, иртәнге сәгать 8дә, Башкортстанда 3308 сайлау участогы эшли башлады. Русия Президентын сайлауларда тавыш бирү өч көн – 15, 16, 17 мартта узачак.

Сайлаулар башланды!Сайлаулар башланды!
Сайлаулар башланды!

Русия Президентын сайлауларны Башкортстан территориясендә уздыруда республика Үзәк сайлау комиссиясе, 69 территориаль сайлау комиссиясе (54 – районда, 8 – шәһәр округында, 7 - Уфа шәһәр округы районнарында), 3308 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән 42 вакытлы сайлау комиссиясе катнаша. Сайлауларны төрле сәяси партияләр, урындагы үзидарә органнары, сайлаучылар җыелышлары тарафыннан тәкъдим ителгән 28 меңнән артык сайлау комиссиясе әгъзасы үткәрә.

Президент сайлауларында тавыш бирү өчен Русия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә республикада 2 994 100 бюллетень әзерләнгән. Шул исәптән сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларында (КОИБ) куллану өчен 501 100 бюллетень, бу гомум санның 17 процентын тәшкил итә. Гадәттәгечә, Башкортстанда башкорт, татар телләрендә дә бюллетеньнәр әзерләнде. Башкорт телендә – 358 900 (гомум санның 12 проценты), татар телендә 162 900 бюллетень (гомум санның 5,5 проценты) әзерләнгән.

Сайлауларда теркәлү урыны булмаган сайлаучылар да тавыш бирә алачак. Русия Федерациясе чикләрендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнарга тавыш бирү өчен махсус сайлау участогы – №119, ул Уфаның Киров районында (Октябрь революциясе урамы, 75) урнашкан. Моннан тыш, Уфада, Стәрлетамакта һәм Бәләбәйдә начар күрүче сайлаучылар өчен биш махсус сайлау участогы эшләячәк.

Участок комиссияләре һәм тавыш бирү өчен биналар, нигездә, мәгариф (1547) һәм мәдәният (1266) учреждениеләрендә урнашкан.

Үз сайлау участогыңны табарга Русия Үзәк сайлау комиссиясе порталында “Сайлау һәм референдум комиссияләре турында мәгълүмат бирү” сервисы (http://www.cikrf.ru/digital-services/naydi-svoy-izbiratelnyy-uchastok/) ярдәм итәчәк. Моның өчен яшәү адресын эзләү графасына кертү дә җитә – җавап итеп система тиешле участок комиссиясенең номерын, аның адресын һәм телефонын бирәчәк.

Башкортстанда гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү һәм сайлау участокларының өзеклексез эшләве өчен муниципалитетлар хакимиятләре тарафыннан 2712 резерв тавыш бирү урыны билгеләнгән.

Фото: bashinform.ru

#ВыбираемПрезидента

#Башкортостан

#БашВыбор2024

Сайлаулар башланды!
Сайлаулар башланды!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас