Җәмгыять
15 Марта 2024, 17:29

Беренче көн нәтиҗәсе – 36,66 процент!

Башкортстан сайлаучыларының өчтән береннән артыгы Русия Президенты сайлауларының беренче көнендә үк үз тавышларын бирде. #ВыборыПрезидента #Башкортостан #БашВыбор2024

Беренче көн нәтиҗәсе – 36,66 процент!Беренче көн нәтиҗәсе – 36,66 процент!
Беренче көн нәтиҗәсе – 36,66 процент!

Республика халкы бүген сайлау участокларына бик актив килде: төбәк Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, сайлаучыларның 36,66 проценты үз тавышын бирде.

Кичке сигезгә республикада 1 076 954 кеше тавыш биргән. Аскын, Балтач, Благовар, Илеш, Миякә, Тәтешле, Стәрлебаш һәм Федоровка районнары, гомумән, 50 процент чиген узып киткән. Уфаның Киров, Октябрь, Дим, Калинин районнарында исә участокларга сайлаучыларның 40 проценттан артыгы килгән.

Башкортстан шәһәрләре арасында беренчелек Агыйдел каласында – 43,37 процент.

 Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Президентын сайлау өч көн буена – 15, 16, 17 март көннәрендә дәвам итә. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8 сәгатькә кадәр эшли.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Беренче көн нәтиҗәсе – 36,66 процент!
Беренче көн нәтиҗәсе – 36,66 процент!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас