Уфа полициясе 10 яшьлек кызны билгесез ир-ат эзәрлекләве турында белдерә. Аңа караганда, Затон микрорайонында 10 мартта кыз кичен күрше супермаркетка азык-төлек алырга барган. Кибеттә ул кефир алырга теләгән, ләкин ул киштәдә биектә урнаштырылган, шуңа күрә үтеп баручы ир-аттан ярдәм сораган. Әлеге ир кызга ярдәм итә. Ул үзе салфеткалар, шоколад һәм сок сатып ала, шуннан соң мәктәп укучысының кассага акча түләгәнен көтә һәм аның белән урамга чыга. Ул кыздан: “Бәлки, синең пакетың авырдыр?” – дип сорый. “Кыз: “Юк”, – дип җавап бирә. Шуннан соң ул аның артыннан подъездга, аннары лифтка керә һәм фатир ишегенә кадәр ияреп килә. Баланың фатирга керергә җыенганын күргәч, сәер ир кызга кулындагы пакетын тапшыра, ә аннары ашыга-ашыга чыгып китә. Өйдә кыз барысын да әти-әнисенә сөйләп бирә, алар полициягә мөрәҗәгать итә. Кыз үзен эзәрлекләгән ир-атның нинди булуын тасвирлый алмый, чөнки аның йөзенә карамаган була.
Бу ир кызга янамаса да, тән җәрәхәтләре салмаса да, аның тәртибе бик сәер.
Фото: Уфа.кп.ру