Бүген Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” республика конкурсының көндезге этабы башланды. Һөнәри бәйгедә 8 укытучы катнаша. Болар: Римма АРСЛАНОВА (Туймазы районы, Райман мәктәбе), Самат ДӘҮЛӘТШИН (Стәрлетамак шәһәре, 24 нче мәктәп), Зөлфия САФИНА (Уфа шәһәре, 101 нче мәктәп), Таңчулпан ГАЛЛӘМОВА (Нефтекама шәһәре, 4 нче мәктәп), Илгизә СӘХӘБЕТДИНОВА (Октябрьский шәһәре, 11 нче мәктәп), Зәлифә ХАФИЗОВА (Бишбүләк районы, Фатих Кәрим исемендәге Ает мәктәбе), Эльмира САМАТОВА (Әлшәй районы, Слак мәктәбе), Альбина ФАЗЛЫЕВА (Дүртөйле шәһәре, 3 нче гимназия).
Бүген бәйгенең “Укытучы-профи” дип аталган беренче туры башланды. Конкурсантлар Уфаның 84 нче Татар гимназиясендә “Укучылар белән сөйләшү” сынавы аша үттеләр. Ул “Разговоры о важном” чарасы өлгесендә төзелгән иде. Укытучылар замананың иң актуаль мәсьәләләрен балалар белән уртага салып сөйләште.
Турның икенче сынавы да биредә үк үтәчәк. 20 мартта конкурсантлар гимназия укучылары белән дәрес үткәрәчәк.
Беренче турның ике сынавында да иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 5 укытучы “Укытучы-мастер” дип аталган икенче турга үтә. 25 мартта алар жюри алдында мастер-класс күрсәтергә тиеш.
“Укытучы-остаз” дип аталган өченче турга 2 конкурсант узачак. Аларны биредә “Укытучыга сорау” дип аталган пресс-конференция сынавы көтә. Сынау 26 мартка билгеләнгән.
“Укытучы-лидер” дип аталган соңгы тур 27 мартта узарга тиеш. “Ел укытучысы”ның исеме тантаналы рәвештә 28 мартта игълан ителәчәк.
Бәйгечеләргә уңышлар телик!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
жюри әгъзасы.
Автор фотолары.