Владимир Путин 2024 елда РФ гражданнарын хәрби җыеннарга запастан чакыру турында Указга кул куйды. “Запастагыларга” хәрби хезмәтне үткән һәркем автомат рәвешендә эләгә. Моннан тыш, запаска федераль югары уку йортларының хәрби уку үзәкләрендә укыган, хәрби югары уку йортында яки көллияттә укуын тәмамлаган, альтернатив гражданлык хезмәте үткән, чакырылыштан азат ителгән яки 27 елга кадәр кичектерү алган, шулай ук закон нигезендә хәрби хезмәттә булмаганнарны да алалар.
Шул ук вакытта “запастагыларны” резервчылар белән бутамаска кирәк. Соңгылары – запаста булган, әмма Оборона министрлыгы белән мобилизация резервында булу турында контракт төзегән кешеләр. Алар теләсә нинди эштә эшли алалар, әмма даими рәвештә хәрби җыеннар үтәләр һәм ай саен түләүләр алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел офицер дәрәҗәсеннән түбән хәрби дәрәҗәле гражданнар өчен запаста булуның чик яшен биш елга арттыра торган закон үз көченә керде. Сүз солдатлар, матрослар, сержантлар, старшиналар, прапорщиклар һәм мичманнар турында бара.