Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март , 08:46

«Больничный»лар хәзер ничә сум?

Баксаң, аның дәүләт тарафыннан билгеләнгән минималь һәм максималь күләмнәре бар икән.

«Больничный»лар хәзер ничә сум?
«Больничный»лар хәзер ничә сум?

2024 елда вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек, бала табу һәм баланы яшь ярымга кадәр карау буенча пособиеләрнең максималь күләме эшләүче ата-аналар өчен 49 процентка арттырылды. Шулай итеп, яшь ярымга кадәр бала карау буенча пособиенең максималь күләме 2024 елда аена 49 мең сумга кадәр арттырылган, узган елны максималь күләм 33 мең сум тәшкил иткән.

2024 елның 1 гыйнварыннан максималь түләү көненә 4039 сум тәшкил итә; минималь түләү – көненә 727 сум.

Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиенең максималь суммасы 2024 елда аена 122 мең сумнан артык тәшкил итә, 2023 елда ул 83 мең сум чамасы булган. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме былтыргы 383 мең сумнан 565 мең сумга кадәр арткан.

Исегезгә төшерәбез, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләме авырган кешенең соңгы 2 елдагы хезмәт хакына, хезмәт стажына, шулай ук әлеге оешмада эшләү дәверенең озынлыгына бәйле. “Больничный”ларның баштагы өч көне эш урыныннан түләнелә; ә аннан соң түләү Социаль фонд исәбеннән башкарыла.

Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Фәнил Вахитов белдерүенчә, 2023 елда әлеге пособиеләрне түләү өчен 11,3 миллиард сум акча җибәрелгән. Әлеге түләүләрне 495 мең кеше алган. Бу акча 1 миллион 170 мең “больничный” буенча түләнелгән.

2022 елдан башлап “больничный”лар тулаем электрон форматка күчерелде. Хәзер “больничныйлар” турында мәгълүмат авыруның “Госуслуги” порталындагы шәхси битенә урнаштырыла.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча матбугат хезмәте.

«Больничный»лар хәзер ничә сум?
«Больничный»лар хәзер ничә сум?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: