Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль , 09:50

Радий ХӘБИРОВ татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Бу уку елында 527 мәктәптә – туган татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү, 29 мәктәптә туган татар телендә укыту оештырылган. Бу – татар милләтле укучыларның өчтән бер өлеше, – диде Радий Хәбиров.

Радий ХӘБИРОВ татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Радий ХӘБИРОВ татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Миллионга якын татар яшәүче Башкортстанда татар мәдәниятен, телен, гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләрне үстерү өчен күп эшләр башкарыла. Бу хакта бүген Радий Хәбиров республиканың татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуда белдерде. Чарада “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар”, “Әллүки” журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов та катнашты.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, республикада милли мәдәниятләрне һәм телне саклау буенча күпьеллык сәясәт үзенең реаль җимешләрен бирә һәм Башкортстан милләтара һәм конфессияара татулык белән хаклы рәвештә горурлана.

– Республикада 45 меңгә якын укучы татар телен теге яки бу рәвештә өйрәнә. Бу уку елында 527 мәктәптә – туган татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү, 29 мәктәптә туган татар телендә укыту оештырылган. Бу – татар милләтле укучыларның өчтән бер өлеше, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, бүгенге көндә төп бурыч – махсус хәрби операциягә, анда катнашучыларга ярдәм итү. Ә республика икътисадына килгәндә, ул, һәртөрле санкцияләр басымына карамастан, югарырак темплар белән үсешә, дип белдерде.

– Һәм, димәк, беренче һөҗүм милли республикаларга туры килә. Бездә бит урыслар да, башкортлар, татарлар, удмуртлар, чувашлар, марилар да яши. Башкортстан – үзе бер этнографик музей, милләтләр гөлләмәсе. Шуңа күрә монда да безгә бик игътибарлы булырга һәм ата-бабаларыбыз калдырган мирасны кадерләп сакларга кирәк. Без сезнең белән бергә, Башкортстан халкы, җитәкчеләр, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни оешмалар Башкортстанны үстерү, ныгыту өчен эшлибез, – диде Радий Хәбиров.

Фото: Динар Кәлимуллин, Олег Яровиков.

Радий ХӘБИРОВ татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Радий ХӘБИРОВ татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Радий ХӘБИРОВ татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Радий ХӘБИРОВ татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: