Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль , 09:31

Кредит алуга үзчикләү

Яңа канун ашыгыч кредит, микрозайм алу өлкәсендә тәртип урнаштыру максатын күздә тота. 

Кредит алуга үзчикләү
Кредит алуга үзчикләү

Русия Президенты Владимир Путин кул куйган канун  нигезендә РФ гражданнары 2025 елның 1 мартыннан кредит алуга үзчикләү кертә алачак.

Закон гражданинга үзенең кредит тарихында  кредит һәм микрофинанс оешмалары (МФО) белән кредит  шартнамәләрен төзүне тыюны  урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шул ук вакытта  бу тыю ипотека, автокредит, дәүләт ярдәме кысаларында бирелгән мәгариф кредитларына кагылмый. 

Тыюны билгеләү яки аны юк итү өчен гаризаны физик зат МФЦда (2025 елның 1 сентябреннән) яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша чикләнмәгән  тапкыр бирергә мөмкин. Моның өчен ИНН булу мәҗбүри.

Фото:  benzoix; Freepik.

Кредит алуга үзчикләү
Кредит алуга үзчикләү
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: