Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль , 21:51

Кемне ничек атыйлар?

Кода-кодагый, каенигәч, тугани, каене...

Кемне ничек атыйлар?
Кемне ничек атыйлар?

Кода-кодагый — ир һәм хатын ата-анасының бер-берсенә эндәшә торган  сүзе — туганлык атамасы.

Кодача — өйләнешүчеләрнең берсенең ата-анасыннан яшьрәк хатын-кыз туганнарына икенче якның ата-анасы һәм туганнары эндәшә торган туганлык атамасы.

Балдыз – ир (кияү) өчен хатынның сеңлесе.

Каенана – хатынга (иргә) карата ирнең (хатынның) әнисе.

Каената – хатынга (иргә) карата ирнең (хатынның) әтисе.

Каенапа, каенигәч – хатынга (иргә) карата хатынның (ирнең) апасы.

Каенага, каенагай – иргә (хатынга) карата хатынның (ирнең) абыйсы.

Каене – (хатынга карата) ирнең энесе.

Каениш – иргә карата хатынның энесе.

Җизни, җизнәкәй – үзеннән зур кыз туганның ире.

Килен – улының яки энесенең хатыны.

Кияү – кызының яки сеңлесенең ире.

Килендәш – ике туганның хатыннары.

Тугани – хатын-кызлар арасында бер-берләренә яратып әйтелә торган сүз.

Туган апа – әнисе яки әтисенең кыз туганы.

Туганнан туган – ата яки аналары бертуган икенче буын кардәш.

Апа – үзеннән олырак кыз туганы. Икенче очракта үзеннән олырак яшьтәге хатын-кыз исеменә кушып әйтелә.

Абый – үзеннән олырак яшьтәге ир туганы. Икенче очракта үзеннән олырак яшьтәге ир-ат исеменә кушып әйтелә.

 

Фото: Саба.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: