+13 °С
Болытлы
Башкортстанның Күгәрчен районында 39 яшьлек хатын-кыз ялган брокерларга ышанып, зур суммадан мәхрүм калган.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ханыма бер таныш булмаган кеше шылтырата, үзен эре инвестиция компаниясе хезмәткәре дип таныштыра һәм инвестицияләр белән акча эшләргә тәкъдим итә.
Хатын-кыз өч миллион сумга якын кредит ала да бөтен акчасын ялган брокерга җибәрә.
"Эксперт" башкача элемтәгә кермәгәч, ул, тозакка эләккәнен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: jcomp; Freepik.